

Республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Яңа ел бәйрәмнәрендә аерым игътибар булачак.
Башкортстанның һәр район һәм шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре һәм тамашалар оештырыла. Мондый йөкләмәне БР Башлыгы Радий Хәбиров ЦУРда узган хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә бирде.
Республика җитәкчесе бүген төбәктә инвалидлыкның төрле формалары булган 20 меңнән артык бала яши, дип искә төшерде.
“Һәр муниципалитет башлыгы шәхсән үзе балалар белән аралашырга тиеш. Аларга аермы игътибар күрсәтегез – концертлар үткәрергә һәрчак мөмкинлек бар. СВОда һәлак булганнарның балалары да аерым игътибарга лаек. Балаларны Яңа елсыз калдырырга тиеш түгелбез”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru