

Красногорскида акча эченә яшерелгән мина шартлап, 4 бармагын югалткан малайны Рошаль исемендәге Балалар үзәгеннән чыгарырга җыеналар.
“МК” язуынча, малайны протезлау көтә.
Имгәнгән малайның әнисе сүзләренчә, аның улының кәефе әйбәт, аның хәрәкәтләнәсе килә. “Кәефе күтәренке, әлбәттә инде, ул бу вакыйганы уйлап кайгыра. Кайчан чыгаруларын төгәл әйтә алмыйм, алдагы атна сишәмбесе дип әйттеләр”, – дигән ана кеше.
Малайның әнисе шулай ук улының вокал белән мавыгуын һәм палатада ук җырлый башлавын сөйләгән, бу аның эмоциональ халәте әйбәт булуы турында сөйли.
Чыганак: lenta.ru