

“Әйдә, бик күркәм бер гаилә белән таныштырам үзеңне. Үзләре – тырыш, балалары – булдыклы. Хуҗалыклары гөрләп тора! Ә синең тәвис кошлары һәм фазаннар күргәнең бармы? Булмаса, киттек! Нәкъ менә шушы гаилә экзотик кошлар асрый!” дип дәртләндерде бер көнне мине бергә эшләгән хезмәттәшем. Ә безгә, “Өмет”челәргә, шундый матур гаиләләр турында язу – зур мәртәбә. Җыендык та Уфа районының Нөрле авылына – Фазуллиннарга киттек.
Хуҗабикә Флүрә Касыйм кызы безне, каршыларга дип, капка төбенә үк чыгып баскан иде. Таныштык. Ягымлы, елмаеп кына торган ханым булып чыкты ул. “Әнә алар. Әйдәгез, күрсәтәм”, - дип безне абзар-куралар ягына алып китте.
“Ничек тәвис кошлары тотарга уйладыгыз?” дип сорагач, хуҗабикә елмаеп: “Бу идея ирем Данилның бик күптәнге хыялы булды. Моны хобби дисәң дә ярыйдыр”,- диде.
Флүрә Касыйм кызына 54 яшь, ул “Стройресурсы” җаваплылыгы чикләнгән оешмада пар казаннары (котельная) оператор булып эшли. Ире, күптән түгел алтмыш яшен тутырган Данил Равил улы 41 ел инде “Транснефть” системасында экскаватор машинисты булып эшли, “Башкортстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Быел июль аенда Данилга “Транснефт” системасының почетлы ветераны дигән исем биргәннәр.
Без зур кызыксыну белән вольер дип аталучы зур читлекләрдә эре кыяфәттә йөреп ятучы тәвис кошларын, фазаннарны карап чыктык.
Чит кошларга нәрсә ашатырга, ничек тәрбияләргә, нинди шартларда тотарга – боларның барысын да Фазуллинннар интернеттан укып өйрәнгәннәр.
Фазуллиннар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Денис һәм Илдар икесе дә Мәскәү чик буе институтын тәмамлаганнар. Икесе дә капитан званиесендә, хәрбиләр.
Флүрә белән Данил – өч оныкка яраткан нәнәй белән картәти. Оныкларның зурысына 10 яшь, калганнары бәләкәй әле.
Һәрбер җан иясе игелекле, мәрхәмәтле күңелне тоя, сизә. Фазуллиннарның тәвислары һәм фазаннары кешегә бик якын килеп бармыйлар, ә хуҗаларына ияләнеп беткәннәр.
Бүгенге көндә бу гаиләдә 5 пар фазан бар, аларның балалары – 19лап. Тәвис кошлары 3әү. “Бәләкәй кошларның кайсы кыз, кайсы малай икәнен ачыклар өчен күпмедер вакыт кирәк. Төсләре буенча ачыклыйбыз – малайлар бик матур чагу төстә була, кызлар – бер генә төстә, сорылар. Быел беренче тапкыр бала чыгардылар”, ди хуҗабикә.
Флүрәгә кызыклы гына сорау да бирдек әле. “Гадәттә гаиләдә, эт булсынмы ул, песиме, ниндидер яңа җан иясе пәйда булса, аларга исем бирүчәнбез. Сезнең фазаннарның һәм тәвисларның исемнәре бармы?” дип сорадык. Баксаң, әти тәвис – Павлуша, тәвисбикәне Красавица дип йөртәләр икән. Данил үзе дә кошларны исемнәре белән дәшеп чакыра. Тегеләре исемнәрен ишетеп, йөгереп килеп җитәләр.
Гаилә башлыгы Данил тәвислар белән фазаннарга кышны чыгу өчен дә уңайлы шартлар тудырган: махсус бүлмәләр булдырып, ут куйганнар, анда җылы, якты. Кошларга урман печәне дә сатып алганнар, чөнки аны бик яратып ашыйлар икән.
Фазуллиннар барлык уңайлыклары булган иркен, якты, матур йортта яшиләр. Ишек алдында, хуҗаларның хәстәрлекле куллары белән булдырылган яшел газонда артыш, туя агачлары, зәңгәр чыршы үсеп утыра. Әкияти сыннар да ишек алдына серле төсмер биреп тора. Йорт артында – Данил ясаган сулык. Дөнья яңгыратып бакылдашкан үрдәкләрне дә карап килдек әле без.
Флүрә бакча тәрбияләргә, чәчәкләр үстерергә һәвәс булуы турында сөйләде. Бакча дигәннән, бу гаиләнең тагын бер күркәм гамәле турында әйтергә кирәк: быел алма бик нык уңганлыктан хуҗабикә алмаларны киптереп, янчыкларга салып, махсус хәрби операциядәге яугирләргә җибәрергә әзерләгән. “Сушилкада киптереп әзерлим дә МХОда катнашучыларга ярдәм җыйганда, биреп җибәрәм”, - ди Флүрә.
Менә шундый тырыш, булдыклы, романтик гаилә белән танышып, алардан илһам алып, күңелебез булып кайтып киттек без. Уңышлар телибез аларга.