Җәмгыять
13 Ноября 2025, 06:22

Русиядә яңа төр гаскәрләр булдырылды

fotobank02.rufotobank02.ru
Фото:fotobank02.ru

Русиядә яңа төр гаскәрләр – пилотсыз системалар гаскәрләре – барлыкка килде. Бу төр гаскәрләренең начальнигы урынбасары, полковник Сергей Иштуганов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә штатлы полклар булдырылган инде.

Ул шулай ук яңа төр гаскәрләрнең структурасы, начальнигы билгеләнгән дип өстәде, шулай ук барлык дәрәҗәләрдәге хәрби идарәнең органнары булдырылган. Подразделениеләр пилотсыз очучы аппаратлар җитештерүчеләр белән тыгыз элемтәдә, бу модельләрне агымдагы шартлар һәм хәлләрне исәпкә алып үзгәртеп эшләп бетерергә мөмкинлек бирә.

“Шул ук вакытта пилотсыз системалар гаскәрләренең сугышчан составын арттыру һәм яңа частьларын булдыру дәвам итә. Бүлекчәләр составына операторларны, инженерларны, техникларны һәм тәэмин итүнең башка белгечләрен билгелибез”, –  диде  пилотсыз системалар гаскәрләренең начальник урынбасары.

Хәрби идарә органнары бөтен ил буйлап оештырылган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас