

БР Дәүләт Җыелшы – Корылтай депутатлары риелторлар хезмәтенә түләү тәртибен җайга салырга ниятли. Төбәк парламенты “Русия Федерациясе Гражданлык кодексының икенче өлешендәге 1006 маддәсенә үзгәреш кертү турында”гы Федераль закон проектын Русия Закон чыгаручылар советына алдан карауга җибәрде.
Яңалык агентлык килешүе буенча хезмәтләр өчен клиентлар риелтор башкарылган эш турында хисап биргәннән соң гына түләячәк, дигәнне күзаллый.
Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев аңлатуынча, бу башлангыч соңгы еллардагы суд практикасы белән бәйле. Еш кына клиентлар күчемсез милек буенча агентлар белән судлашалар, чөнки хезмәтләр бәясе башкарылган эш күләменә туры килми. Шул ук вакытта базарның кайбер намуссыз катнашучылары килешүдә клиент сату-алу яки күчемсез милеккә хокукларны теркәү факты буенча риелтор эшенә түләргә тиеш дигән шарт язалар. Шул ук вакытта консультацияләр, документлар җыюда ярдәм, опека органнары ризалыгын алу һәм башкалар кебек күп кенә хезмәтләр асылда күрсәтелми. Мондый практика клиентларны күрәләтә уңайсыз хәлгә куя. Яңа норма базарда катнашучыларга үтә күренмәле һәм гадел мөнәсәбәтләр урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип фаразлый депутатлар.
Чыганак: bashinform.ru