

Ана кешенең кызы сөйкемле кыз бала тапкан. Аның әнисе тупылдап торган малай тудырган. Әйткәндәй, гаиләдә бу инде алтынчы бала икән.
“Мондый сирәк туры килү очрагы гомернең дәвамлылыгы никадәр гүзәл икәнлеген искә төшерә. Әниләрне һәм аларның бәбиләрен ихлас күңелдән котлыйбыз. Һәр яңа көн аларга сәламәтлек, шатлык һәм чиксез бәхет бүләк итсен. Бу вакыйга безнең үзәк елъязмасына керде инде, ул тормышның никадәр гаҗәеп һәм гүзәл икәнлегенең чагу мисалы булып тора”, – диләр Республика клиник перинаталь үзәгендә.
Чыганак: bashinform.ru