

Билгеле блогер Дамир Илһамыч ир-егетләрнең Себергә вахтага күпләп йөрүен белдереп, бүгенге көндә кайсы оешмалар аларны монда җәлеп итәрлек лаеклы хезмәт хакы тәкъдим итә ала, дигән сорауны куйды.
Радий Хәбиров:
- Вахтачыларның себерне үзләштерүе аерым сорау. Башкорстанның монда аерым тарихы бар. Вахта тарихы ул бер төркем ирләрнең анда эшкә китүен генә аңлатмый, вахтага бездә хәзер тоташ буыннар баралар. Вахтага монда эш булмаганга гына йөриләр, диләр. Анысы да бар. Әмма аерым зур предприятиеләр хәзер яхшы эш хакы белән эш урыннары тәкьдим итәргә әзер. Әмма без бер илдә яшибез, себерне дә үзләштерергә кирәк, әмма себер акчасы зуррак, без ул кадәр акча тәкъдим итә алмыйбыз. Минем карашка, гаилә белән озак вакытка аерылып тору бик зур проблема. Әмма без киләчәктә дә без шул шартларда, шуның белән яшәячәкбез. Вахтачылар эшлиләр, торак алалар, алар шушы эшкә өйрәнгәннәр.