Җәмгыять
11 Ноября 2025, 16:34

Дим районында мәдәният йорты юк

Элек анда “Орион” Иҗат сарае булган, ул да ремонтка ябылган.

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Туры линия барышында Дим бистәсендә яшәүчеләр мәдәният учреждениесендә ремонт кайчан тәмамлана дип сорады.  

Төбәк җитәкчесе Уфа мэры Ратмир Мәүлиевтан бу мәсьәләне аңлатуны сорады.

“Орион” мәдәният йорты бинасы авария хәлендә иде һәм тиешле экспертизалар үткәрелде. Быел шәһәр бюджетыннан ремонт өчен 30 миллион сум акча бүлеп бирелде һәм муниципаль контракт төзелде, – дип хәбәр итте шәһәр хакимияте башлыгы һәм ремонт эшләрен 2025 елның 15 декабренә кадәр тәмамлау планлаштырылуын һәм аннан соң төрле чаралар үткәрергә мөмкин булачагын билгеләп үтте.

Шулай ук Ратмир Мәүлиев Мәдәният сараен төзү өчен инвестор эзләү эшләре алып барылуын әйтте.

–Без Дим бистәсен Уфаның зур булмаган районы дип күзаллый идек, әмма соңгы арада ул гаять зурайды. Анда шактый киң төзелеш бара, күп яшь гаиләләр яши, – диде Радий Хәбиров, Дим районында мәдәни мохит булдыруның мөһимлегенә игътибар итеп.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас