

– Мин үз кулларым белән бик күп егетләрне СВОга озаттым, инде хатын-кызларны да анда озатырга...Минем әле Ходай Тәгалә каршында да җавап тотасым бар, – диде Радий Фәрит улы, Туры линия барышында, бер ханым СВОга китәргә ярдәм сорагач. Республика Балшыгы аңа СВОдагыларгы ярдәм итүнең башка мөмкинлеккләрен карарга киңәш итте. Радий Хәбировка якыннары СВОда булган кешеләр сорауларын юллады. Белорет районыннан язган ханымның 4 улы, бер оныгы СВОда. Ана кеше өенә газ кертү буенча ярдәм сорый. Шул минутларда Хәбиров Архангель районындагы вакыйганы искә төшерде. Анда ул солдат анасына, дөресрәге, солдатлар анасына, берьюлы ике “Батырлык ордены” тапшырган. “Кызганычка каршы, алар икесе дә һәлак булганнар. Шундый хәлләр дә була. Мондый мөрәҗәгатьләргә аеруча игьтибарлы булырга кирәк, – дип Белорет районы хакимияте башлыгына солдат анасының соравы буенча мәсьәләне ачыкларга, ул авылга газ кертергә буламы, яки ничек ярдәм чараларын күрсәтеп була, шуны хәл итәргә диде.
Чыганак: bashinform.ru