

Билгеле булуынча, бүгенге көндә ат статуясы сүтелгән, һәйкәл детальләре – махсус цехта. Мең квадрат метр мәйданлы ангар Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан. Белгечләр эшкә керешкән дә инде.
Реставраторлар Михаил Татарников белән Андрей Смирнов һәйкәл ремонты ничек барачагын аңлаттылар. Реставрация эшләрнең тулы циклын алып тора.
– Демонтаждан соң цехта коррозиядән чистарту һәм аны бетерү эшләре көтелә, – дип аңлатты Михаил Татарников.
Һичшиксез, һәйкәл беренчел кыяфәтенә кайтачак, дип ышандырды Андрей Смирнов. Һәйкәлнең төсе легендар һәйкәлнең авторы – осетин скульпторы Сосланбәк Тавасиев уйлаган төс белән туры киләчәк, дип аерым билгеләп үтелде.
РФнең атказанган архитекторы Александр Мирианашвили демонтаж буенча бөтен эш бик вакытлы башкарылган дип саный. Барысы да төгәл график буенча бара һәм 2027 елның октябренә реставрацияләнгән һәйкәл Агыйделнең гүзәл ярындагы үз постаментына әйләнеп кайтачак.
Радий Хәбиров тамашачыларга һәйкәлне реконструкцияләү карары җиңел булмавы турында сөйләде.
– Бу шундый эмоциональ наргузка, башта безне нәрсәдә генә гаепләмәделәр. Чынында исә бу авыр хәл булды, бигрәк тә эшне башлап җибәрү, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Әгәр без моны эшләмәсәк, безнең өчен моны табигать һәм һәйкәлнең табигый картаюының тискәре процесслары эшләгән булыр иде. Ләкин Аллаһка шөкер, кем әйтмешли, без бу эшне башладык. Безнең проект бар, партнер бар, РФ Сәнгать академиясеннән профессиональ озата баручы бар, безнең җәмгыятьтә консенсус бар. Шулай да җәмгыятьне без бу һәйкәлне алырга, реставрацияләргә һәм куярга кирәк дип ышандырдык. Безнең акчабыз бар, планыбыз бар.
Радий Хәбиров белдергәнчә, һәйкәлне кире кайтару гаранты булып аның сүзе генә түгел, Күзәтчелек советы да, торгызу процессын күзәтеп торучы бөтен республика да тора. Ат статуясын реставрацияләүдән тыш, һәйкәл тирәсендәге бөтен территория төзекләндереләчәк, дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Чыганак: bashinform.ru