Радий Хәбиров "Туры элемтә" вакытында «Башкиравтодор» оешмасын нинди язмыш көтүе турында хәбәр итте.
"Предприятие узган ел белән чагыштырганда бүген яхшырак хәлдә. Бездә „Башкиравтодор“ны, аның зур кредитлары булуына карамастан, ничек бу хәленнән чыгарып булуын беләбез», — дип белдерде җитәкче.
"Без тозакка эләктек. Бер яктан, бурычы күп дип, "Башкиравтодор"ның эш күләмен арттырдык. Икенче яктан, предприятие авыр хәлдә булу сәбәпле, без куйган бурычлар үтәлмәде", - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы предприятиене рейдерлык белән басып алу янаганын да сөйләп алды: "Без моңардан котылдык. Ләкин бу хәлне без болай гына калдырмаячакбыз. Моның белән шөгыльләнүчеләрне мин тотачакмын», — дип белдерде республика җитәкчесе.
2026 елның язына предприятиедә хәлләр яхшырак булыр дип көтелә.

