

Бүген иртән янә беспилотниклар хәфеве турында игълан ителде. Шул мизгелдә мобиль интернет та юкка чыкты. Моңа республиканың төрле почмакларында яшәүчеләр зарланды.
Башкортстан дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин 25 сентябрьдә республика Дәүләт Җыелышы утырышында мобиль Интернетны блоклау кайчан таләп ителүен аңлаткан иде.
"Бу хокук саклау органнары һәм элемтә операторларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе, алар турыдан-туры эшли. Димәк, беренче чиратта, әлбәттә, стратегик объектлар саклана дип әйтә алам. Әмма, әйтик, Иркутскида булган БПЛА сценариен кулланып булырмы-юкмы икәнен алдан әйтергә беркем дә алынмый. Шуңа күрә, хәвеф янаган очракта, мобиль интернет бөтен республика территориясендә тулысынча эшләми тора", – дип аңлатты министр.
Шунысы мөһим: мобиль интернетны чикләү тавыш элемтәсенә һәм чыбыклы интернетка кагылмый. Ашыгыч хезмәтләр штат режимында эшли. Гадәттән тыш хәл очрагында 112 номерына шалтыратырга мөмкин. Шалтыратулар хәтта сим-картасыз телефоннардан да кабул ителә. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр яки полиция чакырту һәрхәлдә мөмкин булачак.
Әлеге моментта беспилотниклар хәвефе гамәлдән чыгарылды. Аэропортлар һава судноларын кабул итә башлады.
Чыганак: bashinform.ru