

Владимир Путин Русиядә вейплар сатуны тулысынча тыю идеясенә хуплап карады.
“Безнең хөкүмәт моны хуплый", – дип ассызыклады РФ Президенты.
Путинның Самарада физкультура һәм спорт буенча Президент каршындагы Совет утырышында белдерүләреннән иң мөһиме:
– Путин Министрлар Кабинетына, ФМБАга (Федерал медик-биологик агентлык) һәм төбәкләргә 2030 елга кадәр РФдә спорт медицинасын үстерү стратегиясе белән шөгыльләнергә кушты.
– Путин спортны, сәламәтлек саклауны һәм балаларга белем бирүне синхронлаштырырга кушты.
– РФдә балаларның 94 проценты диярлек спорт белән шөгыльләнә.
– Физкультура укытучыларының абруен саклап калу максатында алар өчен формаль отчетлар төзүне кыскарту мөһим.
– Төп спорт төрләре буенча мәктәп спорт лигалары РФнең барлык төбәкләрендә дә барлыкка килергә тиеш.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.