Җәмгыять
7 Ноября 2025, 15:39

Салым буенча бурычларны судсыз түләтәчәкләр

Гражданнарның салым бурычын түләтүнең судтан тыш тәртибе 1 ноябрьдән эшли башлады, дип хәбәр иттеләр Федераль салым хезмәтенең БР буенча идарәсендә.

Яңалык шәхси эшкуар булмаган физик затларга кагыла.

– Әлеге тәртип салым түләүченең салым органы белән бәхәсе булмаган яки исәпләү буенча каршылыгы булмаган бурычка карата гына кулланылачак, – дип аңлатты Федераль салым хезмәтенең БР буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Агапов.

Әгәр салым түләүче бурычны түләү турындагы таләптә күрсәтелгән срокта түләмәсә, түләтү банклардагы счетлардагы акчалар исәбеннән башкарылачак. Әгәр алар җитәрлек булмаса, суд приставлары хезмәте бурычлының башка мөлкәте исәбеннән алга таба түләтәчәк.

Түләтү турындагы карар гражданга таләпне үтәү срогы чыккан көннән алып алты ай эчендә җибәрелә. Ул ФНС сайтындагы шәхси кабинетка, «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасына, дәүләт хезмәтләре порталына яки почта аша керәчәк. Әгәр ярты елдан артык вакыт узган икән, салым органы судка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Түләтү башланганчы гражданин 30 көн эчендә салым органына каршы килү (яңадан исәпләү турында гариза яисә шикаять) юлларга мөмкин. Бу очракта түләтү суд тәртибендә гамәлгә ашырылачак, ә бәхәсле суммалар суд акты үз көченә кергәнче бердәм салым счетыннан төшереп калдырылачак.

Бу тискәре нәтиҗәләрне булдырмас өчен, салым хезмәте салымнар буенча исәп-хисапны үз вакытында ясарга киңәш итә.

Инфографика: Федераль салым хезмәтенең БР буенча идарәсе. 

Чыганак: "Республика Башкортостан". 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас