Уфа дәүләт нефть университеты чит ил студентын “икеле”ләр һәм лекцияләргә йөрмәгәне өчен университеттан куган. Әмма судта егетнең хокукларын бозганнар дигән фикергә килгәннәр – хәзер суд аны укуда тергезергә бурычлы.
Кемал – Төрекмәнстаннан, ул УДНТУның икътисад факультетына укырга кергән. Укудан куылуы турында гомум чаттан белгән һәм берникадәр аптыраган: укуга вакытында түләгән, тәртип бозып йөрмәгән, ә димәк – куарга хокуклары булмаган. Мәсьәләне хәл итәр өчен юрист яллаган, дәгъва язган – һәм ялгышмаган.
Әлбәттә, университет вәкилләре судьяга студентның лекцияләргә йөрмәвен һәм сессиясен тапшырмавын аңлатып караган. Әмма Фемидага хезмәт итүче судья вуз шундый карар кабул итәргә ашыккан дигән фикергә килгән – тәүдә студентка ничек тә йогынты ясарга кирәк булган. Хәзер УДНТУ Кемалны тергезәчәк һәм юрист хезмәтләрен дә (20 мең сум) каплаячак.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.