«Башнефть» җәмгыяте 2 ноябрьдән барлык ягулык төрләренә бәяләрне күтәрде.
Бензин һәм дизель 30-50 тиенгә кыйммәтләнде. Бу ел башыннан 24нче һәм көз башыннан сигезенчесе тапкыр артуы.
92 һәм 95 маркалы бензиннар 30 тиенгә кыйммәтләнде. Аи-92 литры хәзер 58,70 сумнан сатыла, Аи-92 ATUM бәясе 60 сумга җитте.
АИ-95 ягулыгын литры 62,50 сумнан, ә АИ-95 ATUM ягулыгын 63,75 сумнан сатып алырга мөмкин.
Югары октанлы саналган АИ-100 бензинының бәясе тагын 50 тиенгә арткан һәм литры 83,15 сумга җиткән. Кышкы дизель ягулыгы шулай ук 50 тиенгә кыйммәтләнде һәм 71,90 сумга сатыла.
Кайбер ягулык салу станцияләрендә җәйге дизель ягулыгы да бар, аның бәясе үзгәрмәгән — 69,40 сум.
Уфа-БК хәбәр иткәнчә, соңгы тапкыр «Башнефть» бәяләрне 2025 елның 26 октябрендә күтәргән иде. Ул вакытта ягулыкның барлык төрләренең бәясе 40-50 тиенгә артты.
Чыганак: РБК-Уфа.