

Русиянең дүрт төбәгендә хәрби хезмәткә чакырылучылар электрон повесткалар гына алачак. Бу хакта Генераль штабның Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы, генерал-полковник Евгений Бурдинский хәбәр итте.
Бурдинский сүзләренчә, хәрби комиссариатка килү кирәклеге турында повестканың бу төрен Мәскәү, Марий Эл Республикасы, Рязань һәм Сахалин өлкәләрендә яшәүчеләр алачак. Ул бу практика инде эшләнгән, дип өстәде.
“Мәскәү шәһәре хәрби комиссариаты тарафыннан гражданнарга хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү турындагы карар турында повесткалар һәм мәгълүматлар Мәскәү шәһәренең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, шулай ук электрон почта һәм СМС-хәбәрләр ярдәмендә җибәрелде", – дип искә төшерде генерал.
Чәршәмбе, 1 октябрьдә, Русиядә илнең Кораллы Көчләренә хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Барлыгы сроклы хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 135 мең граждан җәлеп ителәчәк. Бу кампания барышында беренче тапкыр массакүләм рәвештә электрон повесткалар тапшырылачак һәм хәрби исәп реестры тулысынча эшли башлаячак.
Чыганак: lenta.ru