

Башкортстанның күренекле театр эшлеклесе вафат булуы турында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте: “Бүген зур Останың, ышанычлы дусның һәм чын кешенең йөрәге тибүдән туктады... Хушыгыз, Олег Закир улы”, — дип язган ул.
Олег Ханов 1951 елның 11 августында Башкортстанның Архангель районында туган. 1973 елда Уфа сәнгать институтын тәмамлый. Башкорт академия драма театрында, Ырынбур өлкә театрында, “Сатирикон” театрында әйдәп баручы актер булып эшли, Башкорт академия драма һәм Салават шәһәре театрларына җитәкчелек итә.
Чыганак: bashinform.ru