Җәмгыять
29 сентябрь 2025, 20:38

Маркетплейс аңа компенсация түләгән

Ә бит еш кына маркетплейслар сатып алучыларга акчаны кайтармаска тели. 

Маркетплейс аңа компенсация түләгәнМаркетплейс аңа компенсация түләгән
Маркетплейс аңа компенсация түләгән

Компенсация күләме – сатып алынган товар бәясеннән 3,5 тапкырга артыграк.

БР буенча Ропотребнадзор идарәсендә республикада яшәүче ир-атка билгеле маркетплейста кибет белән бәхәстә ярдәм иткән. Ир-ат хакы 10 мең сумга якын торган товар сатып алган, әмма аны кайтарырга уйлаган. Билгеләнгән нормаларга ярашлы, 7 көн эчендә товарны кайтарырга мөмкин. Әмма сатучы акчаны кайтарудан баш тарткан.  

Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре дәгъва юллаган, һәм суд аны канәгатьләндергән, мөрәҗәгать итүчегә 36,37 мең сум түләргә дигән карар чыгарган. Бу суммага процентлар, штраф, мораль зыянны компенсацияләү һәм суд чыгымнарын каплау кергән. Өстәвенә, сатучыдан җирле бюджет кеременә 4 мең сум дәүләт пошлинасы алынды.

Роспотребнадзорның түләүсез кайнар линиясе номеры – 8-800-775-01-70.

Чыганак: bashinform.ru


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас