

Якын арада кибетләрдә, кинотеатрларда һәм музейларда кеше үзенең шәхесен QR-код ярдәмендә раслый алачак.
РФнең Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматы буенча, русиялеләр “Госуслуги” кушымтасындагы “Госдоки” сервисыннан шәхесне идентификациләү өчен паспорт белән беррәттән QR-кодны куллана алачак. Шул ук вакытта QR-кодны куллану тулысынча ирекле.
“Беренче этапта QR-кодны кино яисә музейларда яшь чикләве булган чараларга кергәндә, кибетләрдә 18+ товарлар сатып алганда кулланып булачак”, – диелә хәбәрдә.
Ведомствода арытаба QR-кодны куллану даирәсен киңәйтергә планлаштырыла, шул исәптә финанс базарларын оештырганда һәм МФЦларда дәүләт хезмәтләрен алыр өчен куллануны кертеп.
Чыганак: lenta.ru