

2025 ел ахырына кадәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең педиатрия профилен үзгәртеп кору узачак, бу балаларга медицина ярдәме күрсәтүне СанПин таләпләренә туры китерергә һәм Республика клиник балалар хастаханәсенә (шәһәрнең көньяк өлеше өчен) һәм 17нче санлы шәһәр клиник балалар дәваханәсенә (шәһәрнең төньяк өлеше өчен) стационар койкалар санын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
РФ Баш дәүләт санитар табибының 2025 елның 1 мартыннан үз көченә кергән карарының яңа редакциясе таләпләре нигезендә, күп профильле стационар медицина оешмалары составына керүче балалар бүлекләре аерым биналарда урнаштырылырга тиеш. Кабул ителгән карар балаларда эпидемиологик хәвефкә ия инфекцияләр (кызамык, кызылча һ.б.) кертелү куркынычы зур булу белән бәйле. Бинаның конструктив үзенчәлекләренә бәйле рәвештә күрсәтелгән таләпләр ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә үтәлми, шуңа бәйле рәвештә өлкән халык, шул исәптән – реанимациянең авыр пациентлары, инфекция йоктыру куркынычы астында кала.
Бу хакта тулырак сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында укый аласыз.