Җәмгыять
16 сентябрь 2025, 20:02

Бакчада җыелган калдыкларны нишләтергә?

Көзен бакчаларны җыештыргач сабак, яфрак, ботаклар өелә. Сездә дә шулаймы?

Республика халкына үсемлекләр калдыкларын ничек дөрес утильләштерергә икәнлеген искә төшерделәр.

Республиканың экология һәм табигатьтән файдалану министры Нияз Фазылов үсемлекләр калдыклары белән эш итүнең яңа кагыйдәләре турында сөйләде.

“Язын йорт яны территорияләрен актив җыештырган мәлдә еш кына контейнерлар мәйданчыкларында үсемлекләр массалары җыела. Шуный әйтергә кирәк, 2025 елның 1 сентябреннән РФ хөкүмәте раслаган үсемлекләр калдыклары белән эш итүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Бу нормалар гадәти контейнерлар мәйданчыкларында ботаклар, яфраклар, үлән һәм башка бакча-кыр чүбен түгүне тыя”, – дип белдерде Нияз Фазылов.

Министр сүзләренчә, җир кишәрлекләре хуҗаларына үсемлекләр калдыкларын утильләштерүнең альтернатив ысулларын карарга тәкъдим ителә: ботакларны һәм агач кәүсәләрен хуҗалык ихтыяҗларына ваклау, үсемлекләрнең сабакларын һәм яфракларын ашлама ясау өчен компостлау яисә махсуслаштырылган оешмалар белән килешүләр төзү.

Кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган: гражданнар өчен — 3000, юридик затлар өчен — 250 000 сумга кадәр штраф.

Бу гади кагыйдәләрне үтәү җәмәгать киңлекләрен чиста тотарга һәм халык өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас