

Русиядә 1 ноябрьдән ОСАГОлары булмаган водительләрне автоматик рәвештә юл камералары ярдәмендә ачыклаячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгына юрист Екатерина Соловьева сөйләде.
Юрист сүзләренчә, бу яңалык РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча кертелә. Техник күзлектән ОСАГОның юклыгын мәгълүматлар базасында ачыклау кыенлык тудырмый, дип аңлата эксперт.
Страховка компанияләре өчен әлеге яңалык отышлы булачак, чөнки бу үзгәреш водительләрне полисны рәсмиләштерергә мәҗбүр итәчәк. Шул ук вакытта хата киткән очракта салынган штрафны кире кайтарып та була: моның өчен ОСАГО полисын гына күрсәтү таләп ителә.
Чыганак: lenta.ru