Җәмгыять
15 сентябрь 2025, 04:40

Башкортстанда Мумина белән Сархан туган

Республикада иң популяр исемнәр – Ева һәм Әмир.

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстанда 2025 елның 1 гыйнварыннан алып 14 сентябрьгә кадәр туган нәниләрнең иң сирәк очрый торган һәм иң популяр исемнәрен атадылар. Мәгълүматларны ЗАГС реестрының  мәгълүмати-аналитика порталы бастырган.

Сервис мәгълүматы буенча, яңа туган кыз балаларга  кушылган исемнәр арасында иң сирәк очраганнары – Ивилина, Раэлла, Алика, Мумина һәм Вирсавия. Малайларга кушылган сирәк исемнәр – Сархан, Рэмиль, Байназар, Фаррух һәм Иман.

Иң популяр кызлар исемнәре – Ева (278), Амелия (275), Әминә (272), Эмилия (258)  һәм София (253). Малайларга килгәндә – Әмир (374), Эмир (271), Тимур (264), Мирон (231) һәм Марк (225). 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас