Җәмгыять
11 сентябрь 2025, 11:43

“Чиста Бөрҗән” акциясе

“Чиста Бөрҗән” акциясе“Чиста Бөрҗән” акциясе
“Чиста Бөрҗән” акциясе

13 сентябрьдә  Бөрҗән районында “Чиста Бөрҗән” экологик акциясе була. Ул Агыйдел елгасы буйлап Байназар авылыннан “Антон кыясы” җирлегенә кадәр республикада иң популяр салагыш маршрутларының берсе буенча узачак.

Җәй көне Бөрҗән районында бик күп салагышлар оештырыла, бу сизелерлек антропоген йөкләнеш тудыра. Һәм елганың яр буйларын җәйге сезоннан соң чиста калдыру өчен, Башкортстанның туристлык җәмәгатьчелеге вәкилләре, җирле салагыш турларын оештыручылар, “Шүлгән-Таш мәгарәсе” музее һәм “Шүлгән-Таш” тыюлыгы  хезмәткәрләре, шулай ук эко-активистлар көзге “өмә”гә җыелачак.

Республикабызны чиста һәм пөхтә итеп күрергә теләүчеләрнең барысын да экологик акциядә катнашырга чакырабыз! Старт 10:00дә. Маршрутның теләсә кайсы ноктасында кушылырга мөмкин.

Акция тәмамланганнан соң барлык катнашучыларны музейның “Шүлгән-Таш мәгарәсе” амфитеатрында мәдәни программа көтә.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас