Җәмгыять
9 сентябрь 2025, 09:30

"Госуслуги Дом" кушымтасы мөмкинлекләрен өйрәнәбез

 

“Госуслуги Дом”  – торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС ЖКХ) базасында төзелгән дәүләт хезмәтләре гаиләсенең мобиль кушымтасы. Кушымтаның төп бурычы – үз фатирыңны һәм бөтен йортыңны карап тоту бурычларын тиз һәм җиңел хәл итү өчен бердәм тәрәзә булу. Бүген кушымтадан 12 миллионнан артык русияле файдалана, шул исәптән төбәкнең 330 мең халкы да.

"Госуслуги Дом" кушымтасының төп мөмкинлекләре нинди?

Бүгенге көндә кушымтаның төп өстенлекләреннән билгеләп үтәргә кирәк:

  • исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру мөмкинлеге,
  • торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез (СБП аша) түли алу мөмкинлеге,
  • онлайн гомумйорт җыелышында катнашу мөмкинлеге,
  • идарәче оешмаларның капиталь ремонт эшләре графигы һәм хисаплары белән танышу мөмкинлеге.

Кушымтадан кем файдалана ала?

“Госуслуги Дом” кушымтасы күпфатирлы йортлардагы фатирлар милекчеләре өчен дә, блокланган төзелеш йортларын да кертеп, индивидуаль торак йортлар хуҗалары өчен дә мөмкин. Әгәр сез милек хуҗасы булмасагыз, хуҗа сезгә (туганнарга яки арендаторларга) “кунак  булу" мөмкинлеге бирә ала

“Кунак” счетчик күрсәткечләрен тапшырырга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, идарәче оешмага мөрәҗәгатьләр язарга мөмкин. Милек хуҗасы теләсә кайсы вакытта “кунак”ның керү мөмкинлеген кире ала алачак, ә “кунак” бирелгән функционалдан баш тартырга мөмкин.

Керү мөмкинлеге бирү өчен “кунак”ның Дәүләт хезмәтләрендәге аккаунты белән бәйле телефоны, шулай ук хуҗаның һәм “кунак”ның телефонында урнаштырылган кушымта таләп ителә.

ТКХ өчен кушымта аша түләгәндә нинди комиссия булачак?

Кушымтаның зур өстенлеге – коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез СБП (тиз түләүләр системасы) аша түләү мөмкинлеге.

Кушымта аша идарәче оешмага заявка җибәреп буламы?

Әйе. Кушымтаны кулланып, 2025 елда Башкортстанда яшәүчеләрдән йорт белән идарә итүче оешма адресына 80 меңнән артык гариза бирелгән. Шул ук вакытта, мәсьәлә индивидуаль түгел, ә бөтен йорт халкына кагылганда, биналарның хуҗалары берләшә һәм коллектив заявка җибәрә ала. Мәсьәләне хәл итүне күршеләр белән бергә пуш-уведомление аша күзәтеп булачак. Ел башыннан бирле мобиль кушымтада шундый 5 меңнән артык гариза бирелгән.

Кушымтада авария-диспетчерлык хезмәте телефонын ничек тиз табарга?

Күптән түгел “Госуслуги Дом” мобиль кушымтасында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен яңа мөмкинлек барлыкка килде. Хәзер авария очрагында алар авария-диспетчерлык хезмәтенә (АДС) аларның идарә итүче оешмасы ТКХ ГИСына керткән рәсми телефон буенча шалтыратырга мөмкин.

Диспетчерлык бүлмәсенә шалтырату өчен кушымтаның төп экранында “Авария” төймәсенә басарга кирәк. Кушымта АДС белән нинди очракларда элемтәгә керергә кирәклеген күрсәтер: мәсәлән, әгәр өйдә торба шартласа, электр энергиясе югалса яки газ исе сизелсә. Экран астында шалтырату өчен төймәле актуаль номер чагылачак. Әгәр бу номер юк икән, кулланучы идарәче оешмага гариза бирә ала. Кушымтада номер булу-булмавын алдан тикшерү мөһим.

Кушымта аша милекчеләрнең гомум җыелышы мәсьәләләре буенча тавыш бирергә мөмкинме?

Торак-коммуналь хуҗалык системасында бүген идарәче компания яки физик зат-администратор еллык җыелышны электрон рәвештә эшләтеп җибәрә ала.

Бу очракта йортта яшәүчеләр “Госуслуги Дом”га тавыш бирә алачак. Бу, тәүлекнең вакытына яки фатир\йорт хуҗалары кайда булуына карамастан, торак буенча карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Кушымтаны ничек табарга һәм урнаштырырга?

“Госуслуги Дом”ны барлык популяр мобиль операцион системалар өчен кушымталар кибетләрендә  яисәhttps://redirect.appmetrica.yandex.com/serve/315953704714916676  сылтамасы буенча йөкләргә  мөмкин.

Аерым теркәлү таләп ителми, кушымтада авторизация дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы аша башкарыла. Күчемсез милек, исәпләү приборлары һәм счетлар турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә йөкләнәчәк.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас