

Дәүләт Думасы депутаты Артем Метелев Русиядә яшьләрнең яшен 45кә кадәр арттыру идеясен тәнкыйтьләп чыккан. Аның бу сүзләрен “Подъем” басмасы китерә.
Парламентарий сүзләренчә, бу планканы күтәрү яшьләргә ярдәм күләмен киметә.
“Һәр яшьне арттыру – бик мөһим карар, аны төрле яклап анализларга һәм шул ук вакытта нәтиҗәләрен аңларга кирәк”, – дигән Метелев.
Моңа кадәр Хезмәт министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Константин Абрамов бездә өлкәнәю һәм картаю яше “бездә күчте”, шуңа 35 яшькә кадәрге гражданнарга булган дәүләт ярдәме чараларын өлкәнрәк яшьтәгеләргә дә киңәйтергә була дигән иде.
Чыганак: lenta.ru