Җәмгыять
4 сентябрь 2025, 06:15

Хәрби комиссариат мошенниклык очраклары турында кисәтә

Мошенниклар тагы да ныграк остарган.

БРның хәрби комиссариатыннан.БРның хәрби комиссариатыннан.
Фото:БРның хәрби комиссариатыннан.

Алар  республика халкына шалтыратканда үзләрен хәрби комиссариат хезмәткәрләре дип таныштыра һәм конфиденциаль мәгълүматны  белергә омтыла. Аферистлар сугышчыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру сылтавы белән алардан конфиденциаль мәгълүматны белергә тырыша, шул исәптә смс-лар аша килгән кодларны да.

Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре беркайчан да бернинди кодлар да, башка шәхси мәгълүматны да сорамый. Дәүләт бүләкләре тапшыру белән бәйле барлык сораулар гражданнарны хәрби комиссариатта шәхси кабул иткәндә яисә рәсми язма хәбәр аша хәл ителә, дип белдерде БРның  баш хәрби комиссары урынбасары, полковник Ринат Латыйпов.

"БР хәрби комиссариаты тарафыннан шундый ике мошенниклык очрагы теркәлде. Шуңа бәйле рәвештә республика халкына уяулык күрсәтүне һәм барлык мәсьәләләр буенча турыдан-туры яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итүне сорыйм”,  – дип ассызыклады Ринат Латыйпов.

Әгәр шундый шалтырату булса, мошенникларга бернинди кодларны да, шәхси мәгълүматны да хәбәр итәргә кирәкми. Иң яхшысы – сөйләшүне шунда ук өзәргә. Бу хакта  хокук саклау органнарына  102 яисә 112 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк. Шулай ук (347) 272-69-75 номеры буенча БР хәрби комиссариатына шалтырату сорала.

Уяу булыгыз, үзегезне алдарга ирек бирмәгез!

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас