Җәмгыять
1 сентябрь 2025, 06:48

Дин суррогат әниләргә каршы...

Әмма бала сөяргә тилмергән  диндар гаиләләр дә бу мөмкинлекне куллана. 

Башкортстанда суррогат әниләр ярдәмендә 153 бала туган.

2012 елдан алып суррогат әниләр ярдәмендә Республика медицина һәм генетик үзәгендә 153 сәламәт бала туган, бу шәхси клиникаларда әлеге ысул белән туган балаларны санамыйча. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Ә соңгы елда суррогат аналардан 18 бала туган.

Гади тел белән әйткәндә, суррогат әниләр үзләре бала таба алмаган гаилә парларына балаларын тудырып бирә. Генетик яктан ул баланың анасы түгел, бары тик аны тудыручы гына. Әлбәттә, әлеге хезмәтне башкарыр алдыннан барлык шартларны күрсәтеп икеяклы килешү төзелә. Дин суррогат әниләргә каршы, шулай да ана булу бәхетеннән мәхрүм хатыннар арасында бу заманча мөмкинлекне файдаланып калырга теләүчеләр бар.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас