Җәмгыять
26 август 2025, 07:00

Аскар Абдразаковны бүләкләделәр

Котлыйбыз! 

Айрат Нурмөхәммәтов.Айрат Нурмөхәммәтов.
Фото:Айрат Нурмөхәммәтов.

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков РФ Оборона министрлыгының “Ватанга тугрылык һәм хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы Армия мәдәнияте көннәре кысаларында ”Безнең маяклар” концерты вакытында булды.

Югары бүләкне Русия Герое Денис Чернавин тапшырды:

- Алгы сызыктагы егетләргә сезнең ярдәмегез бик кирәк. Барыгызга да — мәдәният эшлеклеләренә, хәрби хәбәрчеләргә, волонтерларга — безнең белән бергә җиңүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Сезнең өлешегез – бәһасез!

Оборона министры урынбасарының рәхмәте белән башка мәдәният эшлеклеләре дә бүләкләнде: Ф.Гаскәров исемендәге бию ансамбле директоры Нәзир Байзитов, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе танып белү тапшырулары редакциясе җитәкчесе Гүзәл Хәмитова, сәхнә осталары берлеге рәисе Рамил Бәдамшин һәм “Караван-сарай” төркеме солисты Заһир Исәнчурин.

Шулай ук Оборона министрлыгының рәхмәте белән Ә.-З.Вәлиди исемендәге БР Милли китапханәсе директоры Марат Зөлкарнәев һәм Башкорт дәүләт филармониясе музыканты Радик Динәхмәтов та билгеләп үтелде. Тантанада алар катнашмады, чөнки бүгенге көндә алар – махсус операция зонасында. Бүләкләрне аларга якын арада тапшырачаклар. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас