Җәмгыять
22 август 2025, 05:35

1 сентябрьдән МАХ-ны барлык смартфоннарга алдан урнаштырачаклар

Ә сез аны йөкләдегезме әле?

Русия хөкүмәте матбугат хезмәте искәртүенчә, 1 сентябрьдән Русиянең RuStore кушымталар кибете һәм MAX мессенджеры барлык смартфоннарда алдан урнаштыру өчен мәҗбүри булачак.

Хәзер Русиядә сатыла торган гаджетларга алдан урнаштыру өчен мәҗбүри булган программалар исемлегенә безнең илнең 19 программасы керә. Алар арасында, аерым алганда, Яндекс браузер, навигаторлар, почта хезмәте, социаль челтәрләргә керү өчен программалар, тавыш ярдәмчесе, VK мессенджер, Мир түләү сервисы, Госуслуги бар. MAX бу исемлектә VK мессенджерын алыштырыр дип көтелә. 

Ә сез бу мессенджерны йөкләдегезме әле, дуслар? Кулланасызмы? Күпләр аны уңайсыз, ди. Ә шулай да, "Ватс апп" бетә калса, кая барабыз инде без? Йөкләрбез дә, кулланырбыз да...

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас