Җәмгыять
21 август 2025, 04:56

Русиядә электр самокатларын тулысынча тыярга телиләр

Әйбәт булыр иде.

Русиядә электр самокатларын тулысынча тыярга телиләрРусиядә электр самокатларын тулысынча тыярга телиләр
Русиядә электр самокатларын тулысынча тыярга телиләр

Русиядә электр самокатлары прокатын тулысынча тыярга кирәк, чөнки  тәҗрибәсез кулланучылар тарафыннан аларны куллану кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры хәвеф тудыра. Мондый башлангыч белән депутат Сергей Миронов чыгыш ясаган, ул инде Русия транспорт министры Андрей Никитин исеменә тиешле тәкъдим белән хат юллаган.

“Проблеманы системалы хәл итү һәм җәяүлеләрнең җәрәхәтләнү һәм үлү очракларының киләчәктә артуын булдырмау өчен РФ территориясендә электр самокатлары прокатын тулысынча тыю кертергә кирәк", – диелгән хатта.

Миронов ассызыклавынча, илдә индивидуаль мобильлек чараларын эксплуатацияләүне булдырмауның нәтиҗәле механизмнары юк. Депутат билгеләп үткәнчә, самокатларның тизлеге сәгатенә 25 километр белән чикләнә, әмма бу чикләү кулланучыларның реаль хәвефләрен һәм үз-үзләрен тотыш факторларын исәпкә алмый.

Ай-һай, тыярлар микән? Бик отышлы бизнес бу, ахры. Шәһәр тукталышларында иртә белән алар рәт-рәт тезелеп тора бит. Ә шулай да,  электр самокатлары аркасында тар гына тротуарлардан да йөрү куркынычка әйләнде. Самокатлардагы күз-башлары тонган яшьләр таптап китәргә дә күп сорамас...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас