Җәмгыять
21 август 2025, 07:17

Фельдшерлар белән акушерлар табиб урынына дәвалый алачак

Бу яңалыкның сәбәбе нинди икән?

Фельдшерлар белән акушерлар табиб урынына дәвалый алачакФельдшерлар белән акушерлар табиб урынына дәвалый алачак
Фельдшерлар белән акушерлар табиб урынына дәвалый алачак

1 сентябрьдән Русиядә табиблар вазифаларын фельдшерлар һәм акушерлар башкара алачак, бу белгечләр җитешмәсә яки алар эш урынында вакытлыча булмаса мөмкин булачак, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Тамара Фролова.

“Моңа кадәр аларның [фельдшерларның һәм акушерларның] вәкаләтләре чикләнгән иде, әмма яңа боерык югары белемле белгечләр булмаганда яки алар җитешмәгәндә табиб функцияләрен тапшыру практикасын законлаштыра”, — дип хәбәр итте парламентарий.

Ул сәламәтлек саклау министрлыгының үз көченә керә торган боерыгы нигезендә, мондый медицина ярдәме күрсәтү тәртибе беренчел медицина-санитария һәм ашыгыч ярдәме күрсәткәндә генә кулланылачак, дип ачыклык кертте. Ведомство документы шулай ук табиб функцияләрен фельдшерга йөкләргә мөмкин булган бүлекчәләр исемлеген киңәйтте — бу фельдшерлык пунктлары, табиб амбулаторияләре һәм поликлиникалар.

Вәкаләтләрне фельдшерларга һәм акушерларга медицина оешмасы җитәкчесе эчке приказ ярдәмендә тапшыра алачак. Кабул ителгән чара, Фролова фикеренчә, катлауланулар хәвефен киметергә һәм табиблар күзәтүе астында булган пациентларның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Карар табиб кадрлары кытлыгына бәйле, бигрәк тә ерак авыл территорияләрендә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас