

РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко NEWS.ru белән әңгәмә вакытында русиялеләргә пенсиягә чыгар алдыннан финанс мендәр ясарга киңәш иткән.
Эксперт сүзләренчә, финансларны алдан планлаштыру гадәти тормыш дәрәҗәсен саклау өчен кирәк. Ул агымдагы финанс хәлен бәяләргә, керемнәрне һәм чыгымнарны теркәргә һәм ай саен кулдан килгән сумманы җыеп барырга тәкъдим иткән.
“Хәвефсезлек мендәре булдырыгыз. Көтелмәгән хәлләр очрагына запас туплап кую мөһим. 3-6 ай яшәрлек запас туплап куярга киңәш ителә”, – дигән Щербаченко.
Белгеч акчаларны тупланма счетта яисә салдыру мөмкинлеге булган вкладта саклау яхшырак, ди. Шулай ук белгеч акчаларны арттырырга инвестицияләр, мәсәлән, облигацияләр яки дивиденд акцияләре ярдәм итәчәк, дип өстәгән.
Эх, иптәш Щербаченко! Илдәге күпчелек халыкның нинди хезмәт хакы алганын белсәгез, шундый киңәшләр биреп эч пошырмас идегез. Нинди анда хәвефсезлек мендәре булдыру ди?! Очны очка ялгап яшәп булса, бик хуп әле...
Чыганак: lenta.ru