Җәмгыять
7 август 2025, 10:36

Нигә Башкортстанда кайчакта мобиль интернетны сүндерәләр?

Кәрәзле элемтә  вышкалары пилотсыз очкычларны күрсәтү өчен файдаланылырга мөмкин. Координаталар сигнал буенча бик җиңел күзәтелә.

Мобиль Интернетны вакыт-вакыт сүндерү дроннарны төбәүне кыенлаштыра. Бу мәңгегә һәм бөтен җирдә дә түгел – өзеклекләр пилотсыз хәвеф вакытында һәм критик инфраструктуралы зоналарда гына барлыкка килә.

 

Сүндерүләр төбәкнең хәрби хәрәкәтләр зонасына якынлыгына бәйле түгел – стратегик мөһим объектлар һәм оператив мәгълүматлар булу хәлиткеч фактор булып тора.

 

Мобиль Интернетны сүндерүгә ничек әзерләнергә?

 

 -Кулакча запасыгыз булсын.

 

- Мөһим мәгълүматларны җайланмада яки кәгазьдә саклагыз.

 

- Такси һәм башка мөһим сервис телефоннарын саклагыз.

 

 -Офлайн-карталарны йөкләп алыгыз.

 

 -Үзегез белән пауэрбанк йөртегез.

 

-Алдан ук үзегез өчен тотрыклы Wi-Fi булган урыннарны билгеләгез. Билгеле челтәрләрне ничек хәвефсез файдаланырга икәнлеген монда укыгыз.

#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас