

Башкортстанда торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итүгә юнәлдерелгән “Госуслуги.Дом” мобиль кушымтасын күчереп алулар саны 300 меңнән артып киткән. Илдә барлыгы 11 миллионнан артык кулланучы бар.
Кушымтаның иң популяр функцияләре булып элеккечә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру кала. Исегезгә төшерәбез, кушымтада СБП аша комиссиясез түләргә мөмкин. Моннан тыш, фатир милекчеләре иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен идарәче оешмага коллектив заявка булдыру кебек инструментка ихтыяҗ арта бара.
Шулай ук кушымта аша онлайн милекчеләрнең гомум җыелышларын үткәрү популярлаша бара. Федераль законнарга үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә, 1 марттан милекчеләрнең гомум җыелышларын (ОСС) читтән торып ГИС ЖКХ системасы аша гына үткәрергә мөмкин. Бу яшәүчеләргә, тәүлекнең вакытына яки милекчеләрнең кайда булуына карамастан, йорт буенча карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
2025 ел башыннан кушымтаны шәхси торак йортларда һәм блокланган төзелеш йортларында яшәүчеләр өчен куллану мөмкин булды. Шулай ук “гостевой доступ” функциясе барлыкка килде, милекче үзенең күчемсез милегенә ышанган кешеләргә керү мөмкинлеген бирә ала. Бу өлкән буын кешеләренә үз балаларыннан счетчик күрсәткечләрен тапшыруда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ярдәм итүләрен сорарга, ә фатир арендаторларына коммуналь хезмәтләр өчен үзләренә түләргә һәм күрсәткечләрне тапшырырга мөмкинлек бирә.
“Госуслуги.Дом”ны барлык популяр мобиль операцион системалар өчен кушымталар кибетләрендә яки https://redirect.appmetrica.yandex.com/serve/315953704714916676 сылтамасы буенча йөкләргә мөмкин.
Аерым теркәлү таләп ителми, кушымтада авторизация дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы аша башкарыла. Күчемсез милек, исәпләү приборлары һәм счетлар турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә йөкләнәчәк.