

Владимир Путин хәрби-диңгез флоты көнендә видеоэлемтә аша "Июль штормы" өйрәнүләрендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте, Сарай мәйданында петербурглылар белән аралашты һәм шәхсән "Адмирал Григорович" фрегаты экипажына рәхмәт белдерде. Сөйләшү вакытында ук президент корабль командирына чираттагы исем бирде.
Кичә фрегат Украина БПЛАлырын бәреп төшерүдә катнашты. Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, Ленинград өлкәсе өстендә бер тәүлектә 51 дрон бәреп төшергәннәр.
"Сез хәрби бурычларны үтәүдән килгәнсез һәм, шуңа да карамастан, аларны үтәүне дәвам итәсез. Бүген төнлә, шул исәптән, пилотсыз очкычлар һөҗүмен кире кактыгыз. Афәрин!" – диде Путин фрегат экипажына.
Соңрак Путин Петербургта Диңгез техник университетында булды. Аңа студент конструкторлык бюросы эшләнмәләрен күрсәттеләр – анда янучы ягулык кулланмыйча электр суднолары төзиләр.
Президент шулай ук яңа фәнни-җитештерү корпусын карады. Газ турбинасы һәм транспорт машиналары төзү җайланмаларының барлык критик мөһим компонентлары биредә инде тулысынча импортны алыштырган.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.