+21 °С
Болытлы


Благовещенск (Башкортстан шәһәре түгел, Амур өлкәсенеке) мэры Олег Имамиев шәһәрдә электр самокатларыннан файдалануны тыйган. Бу карар турында ул Telegram-каналда хәбәр иткән.
Чиновник ассызыклавынча, тыюны бозган өчен роусиялеләргә 100 мең сумга кадәр штраф яный. Имамиев аңлатуынча, самокатлардан баш тарту өчен халыктан йөзләгән шикаятьләр сәбәп булган.
"Кешеләрнең хәвефсезлеге – безнең өстенлек, шуңа күрә бүгенге тыю кирәкле чара", – дип язган шәһәр мэры.
Чыганак: lenta.ru