

Башкортстан парламенты бурычка бирүчеләрнең хокукларын якларга тәкъдим итә.
Русия закон чыгаручылар советы БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай тарафыннан алдан карауга җибәрелгән “РФ Гражданлык кодексының икенче өлешендәге 808 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проекты концепциясен хуплады. Бу хакта Корылтай матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Закон проекты бурычка зур суммалар бирүче гражданнар мәнфәгатьләрен яклау механизмын күз уңында тота. Закон бүген дә килешүләрне язмача беркетүне таләп итә, әмма чынында башкачарак килеп чыга.
“Без гражданнар арасындагы килешүне нотариаль рәвештә расларга һәм заемщикны йөкләмәләрне тәэмин итү яки займ бирүче файдасына аларны үтәмәү хәвефен страховкаларга тәкъдим итәбез", — дип аңлата бу мәсьәләне парламент спикеры Константин Толкачев.
Корылтайда билгеләп үтүләренчә, заем акчаларына ихтыяҗ арткан һәм бурычларны кайтармау аркасында туган бәхәсле хәлләр системалы чишелеш таләп итә.
Гражданнар арасында займ килешүләре турында анык статистика юк, әмма бу сегментта күләмнәр артуына сәбәпләр бар. Югары ставкалар аркасында банк кредитын алу катлауланды. Халыкның заем акчаларына ихтыяҗы югары булуын исәпкә алып, ул башка инструментлар хисабына канәгатьләндереләчәк дип фаразларга мөмкин. Бурычка акча алу – шундый инструментларның берсе, өстәвенә Русиядә шактый популяр күренеш тә.
“Бу уңайдан без бурычка акча бирүче кешеләрнең хокукларын якларга, алар өчен акчаларны кайтармау хәвефен киметергә кирәк дип саныйбыз", – дип белдерде Толкачев.
Чыганак: bashinform.ru