Җәмгыять
23 июнь 2025, 05:49

Шашлык кыздыруның да үз кагыйдәләре бар

Аларны истә тотарга кирәк!

Ләйсән Каспранская.Ләйсән Каспранская.
Фото:Ләйсән Каспранская.

БСТ телеканалында җәйге чорда хәвефсезлек мәсьәләләренә багышланган брифинг барышында Башкортстанда булган янгыннар һәм аларның килеп чыгуының төп сәбәпләре турында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Эдуард Идрисов сөйләде.

"Республикада 3924 янгын теркәлгән, аларда 122 кеше, шул исәптән 12 бала һәлак булган. Янгынның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, электр һәм мич җылылыгы җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Янгыннарны анализлау күрсәткәнчә, балалар үлеме белән тәмамланган  янгыннарның 60% проценты электротехник сәбәпләр аркасында килеп чыккан".

Эдуард Идрисов янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда шашлыкны ничек дөрес әзерләргә икәнен аңлатты.

"Янгынга каршы махсус режимда ачык ут, учак ягу тыелган. Шашлыкны махсус билгеләнгән урыннарда, мангалларда, мичләрдә әзерләргә була. Биналардан, корылмалардан һәм агачлардан кимендә 5 метр ераклыкта булырга тиеш. 2 метр радиустагы территория янучы материаллардан чистартылган булырга тиеш. Бу урын кирәкле беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылырга тиеш, сулы чиләк булса да куярга мөмкин.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта гражданнар өчен янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен 20 000 сумга кадәр штраф каралган".

Җәйге чорда мич һәм мангалларны яндырганда тиз кабынучан сыеклыклар куллану белән бәйле очракларда зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар саны арта. Быел шундый 40 очрак теркәлгән инде. Ата-аналар балаларга мич һәм манагалларны ышанып тапшырган очракларда зыян күргән балалар күп. Моңа игътибар итәргә кирәк!

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас