

Идел буе федераль округында су объектларында кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү буенча тәүге тапкыр төзелгән программа Башкортстанда инде гамәлдә.
Бу хакта баш телеканалның туры эфирында БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов “Башкортстанда хәвефсез җәйге сезон” брифингы барышында сөйләде.
2025 елдан республика халкының хәвефсез ялының шартларын яхшырту максатларында төбәкнең су объектларында кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла башлады.
– Аның төп моментларының берсе – халыкның яңа хәвефсез ял итү урыннарын оештыру, бу 2030 елга су объектлары булган барлык торак пунктларны да колачларга мөмкинлек бирәчәк. Бу 936 торак пунктта 1 377 ял итү урыны, – дип ассызыклады Кирилл Первов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер ял урыны булдыру өчен программада чараларның минималь исемлеге тәкъдим ителә – бу су объекты төбен тикшерү һәм чистарту, коткару калканы урнаштыру, коткару бөятен (спасательный круг) һәм Александров ахырын (Көймә өчен Александров ахыры утыз метрга кадәр озынлыктагы юка йөзү тросыннан гыйбарәт, аның бер очында эләктерү элмәге, ә икенчесендә кырык сантиметр диаметрлы коткару элмәге. Ачык кызгылт сары төстәге ике калкавычы бар. – Авт.) үз эченә ала, шулай ук су коену сезонына коткаручыларның кизү торуын оештыру. 2025 елда программада ял итү урыннарын ачуга планлаштырылган план күрсәткече 366 урын тәшкил итә.
Элегрәк Башкортстан Башлыгы су объектларында эссе һава торышы сәбәпле профилактик эшне көчәйтергә кушкан иде.