Җәмгыять
23 июнь 2025, 04:53

Барлыгы 174 рәсми пляж ачылган

Бу хакта “Башкортстанда хәвефсез җәйге сезон” брифингы барышында әйттеләр.

Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

– Бүгенге көнгә республикада махсус җиһазландырылган 174 Пляж аттестацияләнгән. Гадәттәгечә безнең рәсми сайтыбызда без шундый пляжлар исемлеген, суда үз-үзеңне тоту һәм беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен урнаштырабыз, – дип белдерде БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов БСТ телеканалының туры эфирында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, БР территориясендә 2030 елга кадәр янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Гадәттән тыш хәлләр буенча БРның дәүләт комитеты көче белән су объектларында хәвефсезлекне тәэмин итүче инфраструктураны булдыру һәм модернизацияләү буенча актив эш алып барыла.

Әйтик, узган елның 1 июненнән республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Нөгеш авылында яңа эзләү-коткару отряды кизү торуга кереште, ул Нөгеш һәм Йомагуҗа сусаклагычлары рекреация зоналарында һәм Мәләвез, Күгәрчен һәм Бөрҗән районнарының янәшәдәге территорияләрендә табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гражданнарның иминлеген тәэмин итә. Бу чорда 49 кеше коткарылган, шуларның 9ы – балалар. Шулай ук 350 профрейд үткәрелгән, нәтиҗәдә 6 кешене, шул исәптән бер баланы да коткарып калганнар.

Исегезгә төшерәбез, 2025 ел башыннан бирле Гадәттән тыш хәлләр буенча БРның дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте бүлекчәләре тарафыннан 8 меңнән артык кешене колачлаган 1 258 профилактик рейд уздырылган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас