Җәмгыять
16 июнь 2025, 07:56

Биш кеше республикага денге лихорадкасын "алып кайткан"

Бу вирусны башлыча черкиләр тарата. 

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Башкортстанда яшәүче биш кеше 2024 елда ялыннан денге бизгәген "алып кайткан", дип язылган Роспотребнадзор хисабында. Инфекция йоктыручылар арасында бер бала  да бар.

Ведомство мәгълүматлары буенча, авыруның беренче очрагы гыйнварда Иглин районының Акбирде авылында ачыкланган. Инфекцияле кеше Таиландтагы Пхукет утравында ял иткән.

Калган дүрт очрак Уфада теркәлгән. Апрельдә авыру Индонезиядән кайткан, июньдә инфекция Башкортстанга Мисырдан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, декабрьдә Таиландтан кайткан. Бу очракларның барысы да Республика йогышлы авырулар хастаханәсе лабораториясендә расланган.

Чагыштыру өчен, 2023 елда өч очрак ачыкланган, ә 2022 елда – бер. Шуңа  карамастан, Роспотребнадзор белгечләре билгеләп үтүенчә, төбәктә денге бизгәге белән авыручылар саны Русия буенча – 36,8% процентка, Идел буе федераль округы буенча 25% процентка түбәнрәк.

Денге бизгәге – интоксикация, миалгия, артралгия, тәнгә тимгелләр чыгу һәм лимфа төеннәренең зураюы белән уза торган кискен трансмиссив вируслы авыру.

Русиядә Таиланд, Вьетнам, Индонезия, Һиндстан, Шри-Ланка, Доминикана Республикасына  барып кайткан туристларда денге бизгәгенең читтән кертелгән очраклары гына теркәлә.

Инфекция резервуары – авыру кеше, маймыллар һәм, бәлки, ярканатлар.

Денге вирусын таратучылар булып черкиләрнең хатын-кыз затлары тора, нигездә Aedes aegypti һәм азрак дәрәҗәдә – Aedes albopictus.

Кешедән кешегә бизгәк кан аша гына күчә ала. Инфекция йоктыру хәвефе кан күчергән очракта яки кешеләр бер шприц кулланганда булырга мөмкин. Башка очракларда бизгәк йоктыру хәвефе юк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас