Җәмгыять
10 июнь 2025, 07:03

Русия даруханәләреннән йөкле хатыннар өчен мөһим препарат юкка чыккан

Нинди дару турында сүз бара?

РФ Хөкүмәтеннән.РФ Хөкүмәтеннән.
Фото:РФ Хөкүмәтеннән.

Русиянең 75 төбәгендәге даруханәләрдән йөклеләр өчен мөһим препарат – иммуноглобулин – юкка чыккан. Бу хакта “Известия” яза. Бу чара булачак ана һәм яралгының резус-конфликтын бетерә.

Бездә җитештерелгән һәм чит илдән кайткан иммуноглобулинны да Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Псков, Рязань, Самара, Тверь өлкәләре даруханәләрендә тапмаганнар.

Иммуноглобулин дәваханәләрдә дә җитешми: ул Петербургның перинаталь үзәкләрендә һәм башкаланың кайсыбер медицина учреждениеләрендә  юк,  дип аңлатканнар “Известия” басмасна табиблар һәм кайсыбер йөкле хатыннар.

Петербургның сәламәтлек саклау комитетында 2024 ел ахырыннан  бу даруга кытлыкны  таныганнар. Ведомствода шәһәр медицина оешмаларында иммуноглобулинның ике меңгә якын төргәге бар дигәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас