Җәмгыять
9 Июня 2025, 05:03

Шүлгән-Ташка туристларның килмәүләрен үтенәләр

Менә сиңа мә!

"Шүлгән-Таш" тыюлыгы дирекциясе."Шүлгән-Таш" тыюлыгы дирекциясе.
Фото:"Шүлгән-Таш" тыюлыгы дирекциясе.

Бөрҗән районында Шүлгән-Таш мәгарәсенә килүче туристлар санын чикләячәкләр. Эш шунда, кыяда ясалган рәсем сәнгатен ЮНЕСКО дөнья мирасы исемлегенә номинацияләү буенча үз нәтиҗәләрендә ИКОМОС милли комитеты экспертлары килүчеләр санын тәүлегенә 1400 кешегә кадәр чикләргә катгый киңәш иткән. Хезмәткәрләр тәҗрибәсе буенча, Шүлгән-Таш мәгарәсендә ялларда уртача 1800 турист теркәлә. Шуңа чикләү карары кабул ителгән.

"Җәйге ял көннәрендә мөмкин булганча Шүлгән-Ташка баруны планлаштырмавыгызны үтенәбез, бу сезгә акчаларыгызны һәм нервларыгызны сизелерлек экономияләргә, чиратларда тормаска мөмкинлек бирәчәк. Мөгаен, безнең хезмәтләргә кайвакыт кичен кунаклар ташкынын күршедәге зур тарихи-мәдәни музей комплексына (ул шуның өчен булдырылган да) юнәлтеп, туристлар санын кыскартырга туры килер. Зинһар, моны уникаль мирасны саклауның объектив шарты итеп кабул итегез”, – дип мөрәҗәгать итте туристларга Шүлгән-Таш дәүләт тыюлыгы директоры Михаил Косарев. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас