Җәмгыять
9 июнь 2025, 10:53

Республикада "Яшел эшләр марафоны" акциясе дәвам итә

Ул 5 июньдә башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр БРның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгында.

БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.
Фото:БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.

Акция “Экологик иминлек” милли проекты кысаларында, халыкның табигый байлыкларны саклап калудагы тырышлыкларын берләштереп үтә. Оештыручы булып “Экосистема” иҗтимагый хәрәкәте тора, ә гомум эшкә һәркем үз өлешен кертә ала.
“Русия суы»” бөтенрусия акциясе “Яшел эшләр марафоны”ның иң масштаблы чараларының берсе булды. Уфада яшәүче 1,4 меңнән артык кеше — ведомстволар, предприятиеләр, уку йортлары һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре, волонтерлар Инорс микрорайонындагы өч сулыкта эшләде.
Акция кысаларында алар 25 кубометр чүп-чар җыйдылар, Тёплое һәм Щучье күлләренең, шулай ук Уфа елгасының 5 километрга якын яр буйларын чистарттылар. Акцияне Уфа хакимияте Экология министрлыгы ярдәмендә оештырды. Җыелганнар шулай ук лекцияләрдә, мастер-классларда катнаштылар, “Уфимское ожрелье” буйлап йөрделәр, викториналарда белемнәрен тикшерделәр һәм моның өчен алмага ия булдылар.
“Яшел эшләр марафоны” кысаларында күп кенә башка чаралар да узды. Җәйге лагерьлардагы укучыларга чүп-чарны аерым җыю турында сөйләделәр, алар “Водорослям крышка”, “Батарейки” һәм “Бумбатл” проектларында катнаштылар. Шулай ук “Бөре яры” фестивале дә булды, аны бай экопрограмма аерып торды. Аның кысаларында “Эколидерлар” балалар бәйрәме, “Яшел төстәге шәһәр” эко-фесты, “Яр буйлап йөгереп” эко-трейлы һәм велотур узды. Актуаль проблемалар турында катнашучылар өченче экология форумында фикер алыштылар.
Марафон шулай ук агач утыртуны һәм аларны карауны, хайваннар өчен приютларга ярдәм күрсәтүне һәм башка файдалы эшләрне күз уңында тота.
Социаль челтәрләрдә бу марафон челленджын һәркем хуплый ала: моның өчен #экосистема
#марафонзеленыхдел хештеглары белән экотемага пост кую да җитә. 

Чыганак: resbash.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас