Җәмгыять
9 июнь 2025, 09:28

Радий Хәбиров шаккаткан

Республикада сабантуйлар башланып китте. 

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә Акъярдагы сабантуйда бер генә эчкече кешене дә күрмәвен билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесенең Хәйбулла районындагы бу бәйрәмгә визиты 6 июнь көнне булды.

"Сабантуйдан соңгы иң җылы тойгыларымның берсе – бер генә исерек йөзне дә, бер генә эчкән кешене дә күрмәдем. Без барыбер сезнең белән бу мәсьәләдә яхшы нәтиҗәгә ирештек. Мин без эчкечелекне җиңәчәкбез дип әйтмим, ләкин  мондый иҗтимагый әһәмиятле чараларда эчә белмәүчеләр күренми. Бу зур казаныш", – дип белдерде Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас