Җәмгыять
6 июнь 2025, 05:48

"Без балалар товарлары җитештерүчеләр кластерын булдырдык"

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Айда/Әйҙә уйнарга” II Бөтенрусия уенчыклар һәм өстәл уеннары фестивален ачу тантанасы кысаларында күргәзмә экспозицияләрен, тематик зоналарны һәм чараның мәйданчыкларын карап чыкты.
Төбәк җитәкчесе башкорт телендә сөйләшүче уенчыклар ясау остасы Руфия Ханова белән аралашты. Күп балалы әни бизнесның бу төренә аны үз балалары этәрүе турында сөйләде. Радий Хәбиров эшкуарга балалар уенчыклары һәм товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итү программасы буенча дәүләт субсидияләреннән файдаланырга тәкъдим итте.
“Күмертау” тегү предприятиесе директоры Евгений Иванов хәбәр итүенчә, аларның фирмасы BUDI BASA компаниясе өчен йомшак уенчыклар, кием һәм аксессуарлар тегү белән шөгыльләнә, елына 400 мең әйбер чыгара. Предприятие Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды аша ташламалы кредит алган.
“Умка” предприятиесе генераль директоры Майя Крепановская билгеләп үтүенчә, компания үстерә торган һәм йомшак җиһазлар, шулай ук сенсор бүлмәләр өчен җиһазлар җитештерүдә махсуслашкан. Төп ассортимент – уен элементлары булган өстәлләр һәм урындыклар, тактиль панельле җиһазлар, интерактив яктылык панельләре.
Төбәк җитәкчесе винтаж, заманча самолетлар һәм хәрби уенчыклар күргәзмәләрен, шулай ук “Шахмат һәм шашка” мәйданчыгын карады. “Башкортостан” үзәк шашка клубы рәисе урынбасары Гөлназ Әхмәдиева шашканың балалар өчен популяр һәм уңайлы спорт төрләренең берсе булуын билгеләп үтте.
Түбән Новгород һәм Киров өлкәләреннән килгән балалар уенчыклары җитештерүчеләре мәйданчыкларында булганда Радий Хәбиров алар белән төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты, аларны республика белән элемтәдә булырга чакырды.
Уенчыклар җитештерү – катлаулы эш. Ул Киров, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәләрендә һәм Мәскәүдә сакланып калган, – дип билгеләде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмә вакытында. – Башкортстанда балалар товарларын 80нән артык предприятие җитештерә. Без балалар товарлары җитештерүчеләр кластерын булдырдык һәм шуның белән шөгыльләнергә теләгән төбәкләрнең көчләрен берләштерәбез. Минем аңлавымча, яхшы уенчыклар – иң мөһим стратегик әйбер. Балалар ләззәт, интеллектуаль үсеш һәм дөрес тәрбия ала.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас