

Уфада “Әйдә, уйнарга!” II Бөтенрусия уенчыклар һәм уеннар фестивале дәвам итә. Совет мәйданы, Пушкин, Совет урамнары бәйрәмчә бизәлгән. Анда балаларга уйнарга, күзәтергә, тыңларга, катнашырга бар шартлар тудырылган.
Беренчедән, күз күреме җирдәге павильоннарда җаның теләгән уенчыкны күрергә, сайлап алу мөмкинлеге бар. Икенчедән, мультфильм геройларын тотып карарга, фотога төшәргә була. Җыр, музыканы әйтәсе дә юк.
Робот белән аралашкан балалар һәм ата-аналарны видеога төшерми булдыра алмадым, бар да шат иде ул павильонда. Бәйрәм дәвам итә. Балалар шат, шуңа ата-аналар да, әби-бабайлар да шат!