Җәмгыять
5 июнь 2025, 06:57

Тәртипсез үсмерләрне камералар төшереп алган

Шундый оятсыз балалар һәр район-шәһәрдә бар...

Мәләвез районы хакимияте башлыгы Зәбир Габидуллинның Телеграм-каналыннан.Мәләвез районы хакимияте башлыгы Зәбир Габидуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Мәләвез районы хакимияте башлыгы Зәбир Габидуллинның Телеграм-каналыннан.

Шушы көннәрдә үсмерләр шәһәр мәйданында урам кәнәфиен җимергән, моны күзәтү камералары төшереп алган. Видеоязманы хокук саклау органнарына тапшырганнар, дипхәбәр иткән үзенең социаль челтәрләрендә Мәләвез районы хакимияте Зәбир Габдуллин.  

“Шәһәр буйлап йөрергә чыкканда без еш кына ватык таганнар, җимерек эскәмияләр, спорт корылмалары, төрле юкка чыгарылган вывескаларны күрәбез. Бу шәһәрдә яшәүчеләргә һәм үзеңә карата хөрмәтсез мөнәсәбәтне аңлата. Вак хулиганлык белән күбесенчә өйдә тиешле тәрбия алмаган һәм эшсезлектән интеккән балалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнә”, – дип ассызыклаган Зәбир Габдуллин.

Ул шәһәрдә булдырылган бар нәрсәгә сакчыл карарга һәм уртак тырышлык белән тәртипне саклап калу өчен моны балаларга аңлатуны сораган. 

Чыганак: bashinform.ru

Мәләвез районы хакимияте башлыгы Зәбир Габидуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Мәләвез районы хакимияте башлыгы Зәбир Габидуллинның Телеграм-каналыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас